Инвестор Чистайда яңа пляж ачты

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Республикада туризм һәм шәһәрне төзекләндерү объектларын тулыландырган тагын бер инвестпроект гамәлгә ашырылды. Проект март ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Инвестиция советы тарафыннан хупланды. Бүген Чистайның үзәк өлешендә, Кама ярында, төзекләндерелгән «Кама» яр буе» паркы янында, яңа «Яшьлек» пляжы барлыкка килде, анда шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы ял итү өчен барысы да бар:

- ятып тору урыннары һәм зонтлар булган зона;

- бунгало, мангал зоналы беседкалар;

- кабартыла торган таулар, батутлар һәм күпкатлы уен комплексы – лабиринт белән җиһазландырылган балалар өчен киртәләнгән территория;

-су велосипедлары һәм каяклар, SAP-такталар прокаты;

 - бильярд һәм аэрохоккей.

Шулай ук пляжда инвестор «Волна» рестораны һәм панорама тәрәзәле һәм елгага караган сауна ачты.

Проектның инициаторы, объектлар һәм җәмәгать киңлекләрен төзү һәм реконструкцияләү белән шөгыльләнүче «ГрейтСтрой» ҖЧҖ 10 млн сумнан артык инвестицияләгән. Инвесторны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы озата барды, проектны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтте. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында 7,2 млн сум күләмендә субсидия алырга ярдәм итте. Финанслашу 3,3 млн сум тәшкил иткән.

Талия Миңнуллина: "Чистайдагы яңа пляж - ул инвесторның, шәһәр һәм республика халкының һәм җитәкчеләренең мәнфәгатьләре тулысынча туры килгән очрак. Безнең табигатебез бик матур, бары тик ял итү өчен шартлар тудыру өчен генә көч куярга кирәк. Туризм өлкәсендәге субсидияләр бу өлкәдә проектларны үстерергә менә дигән мөмкинлекләр бирә. Бу инвесторларга акча эшләргә, ә халыкка Татарстаннан читкә чыкмыйча гына уңайлы ял итәргә мөмкинлек бирә торган ярдәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International