“Форд Соллерс Елабуга”да тулы цикллы Ford Kuga машиналарын җитештерә башладылар

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанда урнашкан Форд заводында тулы цикллы Ford Kuga машиналарын җитештерүгә багышланган тантаналы церемониясе үтте.

Церемониядә Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков, Форд Соллерс Президенты Тед Каннис, Форд Соллерс Башкарма директоры Адиль Ширинов, ААҖ «Соллерс» Генераль директоры Вадим Швецов һәм махсус кунак – Ford Директорлар Киңәшмәсе рәисе Уильям Клэй Форд катнаштылар.

“Бу Форд Соллерс компанясе өчен мөһим вакыйгалардан берсе булып тора, һәм шундый машинаны Россиядә җитештерүе белән без шат”, - дип Форд Соллерс Президенты Тед Каннис билгеләде.

Генри Форд туганы Уильям катнашучыларга һәм заводта эшләүчеләренә церемония барышында рәхмәт белдерде. «Ford» - гаилә компаниясе һәм без мөнәсәбәтләргә озак вакытлы нигезендә карыйбыз”, - дип Уильям Форд ассызыклады.

Кунакларга һәм эшчеләргә җитештерү видеосын күрсәттеләр, шуннан хөрмәтле кунаклар яңа машина капотына имза куйдылар. Церемония фотосессия белән тәмамланды.

 

Мәгълүмат МИЗ “Алабуга” Инвесторлар белән аралашу рәислегеннән тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International