БРИКС саммитының алдан хәбәрчесе - Диксилендлар фестивале

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Казанда 28-30 август көннәрендә «Россиядә БРИКС+ илләре диксилендлары съезды» Халыкара фестивале узачак. Кунаклар һәм шәһәр халкы дөньяның 12 иленнән һәм Россиянең 7 төбәгеннән джаз оркестрлары йөрешен күрәчәк. Казанның төрле мәйданчыкларында Һиндстан, Бразилия, Кытай, Иран, Төркия, Куба, Мисыр, Колумбия, Эквадор, Нигерия музыкантлары чыгыш ясаячак.

Илләрне һәм континентларны берләштерүче джаз булачак БРИКС саммитының беренче вакыйгасы булачак.

Фестиваль программасына багышланган матбугат конференциясендә Талия Миңнуллина инвестицияләр җәлеп итүдә вакыйгалы туризмның мөһим ролен билгеләп үтте. Мондый чаралар - Татарстанны алга этәрүдә мөһим имидж компоненты.

Фестивальнең президенты легендар джаз музыканты, Россиянең халык артисты Алексей Козлов, ә арт-директоры — күренекле музыкант һәм «Зур джаз оркестры» җитәкчесе Петр Востоков булды.

Вакыйга зур гала-концерт белән тәмамланачак, аның кульминациясе «БРИКС халыкара җыелма оркестры» чыгышы булачак, ул джаз эшкәртүендә «Ай былбылым» татар халык җырын башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International