Ярты ел эчендә ярты триллион инвестиция

2024 елның 6 сентябре, җомга

Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты, анда ярты еллык эшкә йомгак ясалды һәм 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларын карадылар.

Республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә беренче яртыеллыкта 521,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде. Бәяләү буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 2024 елда предприятиеләр мәгълүматлары буенча якынча 1 трлн 335 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елга фараз - 1 трлн 487 млрд сум.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, «предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә». Агымдагы елда республиканың система булдыручы оешмалары 53 млрд сумга якын федераль ярдәм чаралары алды. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре - 54 млрд сумнан артык.

7 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 2 трлн 892 млрд сум яисә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 101,8% тәшкил итте. Төяп озатылган продукция күләме - 3 трлн сум.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сәнәгать җитештерүе индексы 101,5% тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International