Бай резервлы һәм «кулларында» карталар булган район - Актаныш районы белән «муниципаль сәгать»

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның Актаныш районы белән тугызынчы «муниципаль сәгать» узды.

Район башлыгы туры эфирда районның икътисадый күрсәткечләре, аның конкурент өстенлекләре, гамәлгә ашырылган һәм агымдагы инвестиция проектлары, шулай ук бизнес өчен вакантлы урыннар турында сөйләде. Ленар Зарипов район икътисадына һәм социаль өлкәгә җәлеп ителгән төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 2024 елга инвестиция планы белән уртаклашты. Ул 1 млрд 859 млн сум тәшкил итә.

Район башлыгы: "Сәнәгать паркы җитештерүне оештыру максатында кече һәм урта бизнес санын арттыруда безнең резервыбыз булып тора. Районда «Актаныш» сәнәгать паркы эшли, бүгенге көндә әлеге территориядә 12 резидент үз эшчәнлеген алып бара, аларның тулылыгы 52 % тәшкил итә. 2024 елда «Унипарк» идарәче компаниясе безнең парк кураторы - Татарстан Республикасының Инвестиция венчур фонды ярдәмендә җитештерүне оештыру һәм эшкәртү, киләчәктә аларны резидентларга арендага бирү өчен билгеләнгән ике җылы ангар төзү буенча пилот проектын гамәлгә ашырды. Бүгенге көндә берничә потенциаль резидент белән сөйләшүләр алып барыла».

Ул шулай ук һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенең инвестицияләр җәлеп итеп, үз үсеше өстендә эшләвен билгеләп үтте. "Районда эре инвесторлар юк, Советлар Союзы таркалганнан соң, без "колхозларыбызны" саклап калдык, аларны җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә әйләндердек. Уртача 1 млрд 200 млн сум авыл хуҗалыгы тармагына елына инвестиция кертелә", - диде ул.

Быел Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе ашлык киптерү комплексына реконтсрукция үткәргән, инвестицияләр 240 млн сум тәшкил иткән.

"Актаныш" Агрофирмасы" ҖЧҖ сөтчелек комплексының 560 башка исәпләнгән икенче чиратын файдалануга тапшырган, шулай ук өченче һәм дүртенче чиратны төзүне дәвам итә – 57 млн сум инвестицияләгән. Мелиорация программасы аша 278 га мәйданда сугару системасы оештырган - инвестицияләр 45 млн сум тәшкил иткән.

«Әнәк» агрофирмасы ашлык саклау складын, 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән ферма файдалануга тапшырды, сенаж траншеялары төзеде, барлыгы 45 млн сум инвестицияләр.

- «Чишмә» хуҗалыгында 175 башка исәпләнгән сыер абзары һәм 300 башка исәпләнгән бозау абзары төзелде. Инвестицияләр - 37 млн сум.

«Нур Баян» хуҗалыгы 600 башка исәпләнгән саву комплексын реконтрукцияләгән - инвестицияләр 21 млн сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантлар конкурсында «Агыйдел» кооперативы 10 млн сум күләмендә грант алган һәм ит продукциясе җитештерү цехын эшләтеп җибәргән – инвестицияләрнең гомуми күләме 17 млн сум тәшкил иткән.

Без «Әнәк», «Актаныш», «Алмазагротрейд» агрофирмаларына зур өметләр баглыйбыз, алар якындагы елларда үзләренең планлаштырылган проектларын гамәлгә ашыралар.

Шулай ук Актаныш техникумының район хуҗалыклары белән тандемда эшләвен дә билгеләп үтәсе килә. Беренче курстан ук студентлар район оешмаларында эшли башлыйлар, яхшы укыган өчен хуҗалыклардан югары стипендияләр алалар. Техникумны тәмамлаган студентларның 70 % тан артыгы районда яшәргә һәм эшләргә кала.

Актаныш сөт комбинаты районның шәһәр төзүче предприятиесе булып тора, ул Ваминның элеккеге мөлкәтен сатып алган һәм 4 млрд сумнан артык күләмдә зур инвестиция проектын гамәлгә ашырган.

 Актаныш агрегат заводы, әйләнешне киметмичә генә, үз эшчәнлеген актив алып бара, ул 2022 елдан Россия Федерациясенең оборона предприятиеләре исемлегенә кертелгән. Санкция аркасында килеп туган кыенлыкларга карамастан, предприятие үз икътисадый потенциалын саклап калуга гына түгел, ә керемне 1,5 млрд сумга кадәр арттыра алды. Бу 2021 елда заводның милекчесе алмашыну нәтиҗәсендә булды.

Талия Миңнуллина: "Менә сез ерак район дисез, ләкин карагыз ул Россиянең башка төбәкләре белән чиктәш. Бу бит шулай ук өстенлек. Күршеләрдән эшче көч җәлеп итәргә була – беренче, инвестицияләр – бу икенче. Резервлар бик яхшы, өстәвенә М-7 трассасы. Асылда, табигать ресурсларын, чималны, хуҗалык әйләнешенә кертергә мөмкин булган инфраструктураны исәпкә алып, Актаныш районының үсешкә бөтен мөмкинлекләре бар! Бары тик көннән-көн шөгыльләнергә, планнар эшләргә, территорияне комплекслы үстерергә, инвестиция лотларына бүлергә кирәк.

Аннары тагын су, причал! Сез беләсез, дөньякүләм тикшеренүләр безгә киләчәктә кешеләрнең барысын да су янына күчәргә тырышачаклары турында сөйли. Бу көрәш булачак! Үстерерлек әйбер бар!»

ИНВЕСТИЦИЯ НИШАЛАРЫ:

- туризм: кунакханәләр, глэмпинглар, кемпинкалар, инвентарь прокаты, квадроциклларда шуу

- агротуризм

 - гастрономия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International