Татарстанда ислам (партнерлык) финанславы буенча практикум яңадан Казанда узачак

2024 елның 27 сентябре, җомга

2024 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы яңадан «Ислам (партнерлык) финанславы продуктлары буенча практикум» үткәрә. Чара 30 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Агентлыкта түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Агрономия урамы, 11.

"Әлеге чара безнең республикада да, аннан читтә дә ислам банкингын үстерү юнәлешендә сизелерлек адым булып тора. Беренче практикум бу темага зур кызыксыну күрсәтте һәм уртак фикер алышуны һәм хәл итүне таләп итә торган кайбер мәсьәләләрне ачыклады. Без Россиянең төрле төбәкләреннән экспертларны һәм базар катнашучыларын тәҗрибә уртаклашу һәм әлеге индустрия очраша торган актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен безгә кушылырга чакырабыз. Уртак тырышлык белән югары нәтиҗәләргә ирешә алачагыбызга ышанабыз!", - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Практикум кысаларында Россия Федерациясенең 4 субъектыннан — Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан һәм Чечен Республикасыннан экспертлар һәм базар уенчылары 2023 елның 1 сентябрендә старт алган ислам банкингын кертү буенча экспериментның арадаш нәтиҗәләре турында фикер алышачак. Чарада катнашучылар тәҗрибә белән уртаклашачаклар, индустрия очраша торган актуаль проблемаларны билгеләячәкләр, шулай ук аның киләчәк үсеше перспективаларын күрсәтәчәкләр.

2023 елның 15 ноябрендә узган беренче практикум ислам финанславы темасына зур кызыксыну күрсәтте һәм әлеге экспериментны уңышлы тормышка ашыру өчен чишелеш таләп итә торган кайбер кыенлыкларны ачыклады. Быел төп игътибар ислам (партнерлык) финанслау продуктлары темасына биреләчәк, аның кысаларында гамәлдәге продуктларның популярлыгы, шулай ук яңаларын кертү перспективалары турында фикер алышу өчен практиклар чакырылган. Шулай ук бу өлкәдә законнар белән җайга салу мәсьәләләрен карау планлаштырыла.

Түгәрәк өстәл яңа чынбарлыклар турында фикер алышу һәм базар катнашучылары белән бергә чишелешләр эзләү өчен идеаль мәйданчык булачак. Россиядә ислам (партнерлык) финанславын үстерүгә үз өлешебезне кертергә тәкъдим итәбез!

Сылтама буенча теркәлү: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScrmBnioYtgIcl8EKOSdGGhAHeG_4RSHP Fad1oAqvJgIPBlfQ/viewform

Онлайн-трансляцияне сез ТР ИҮА каналында карый аласыз (каналга кертелгән сылтама: https://www.youtube.com/@InvestTatarstan) һәм “ВКонтакте”да ТР ИҮА аккаунтында (сылтама: https://vk.com/investtatarstan)

Оператив элемтә өчен: Тимиршина Аделина Җәмил кызы, тел. +79600361246, press@kazanforum.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International