Бүген 12 фин компаниясеннән торган делегация Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында визит белән булды. Компанияләр төзелеш материаллары, химия, сантехника, приборлар, электротехник җиһазлар җитештерү өлкәсендә эшлиләр.
Фин бизнесменнары үзенең сәүдә-икътисади миссиясе белән Татарстанда 21-24 октябрьдә булачак. Визит кысаларында төрле рәислекләр һәм республиканың төп компанияләрне карау планлаштырылган. Миссияне Татарстан Республикасының сәүдә-сәнагәть пулаты һәм Фин-татар сәүдә пулаты оештырды.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында кунаклар ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов белән очраштылар.
Очрашуда фин бизнесменнарына Татарстанның сәнагәть мәйданнары турында сөйләделәр, “Зур Казан” концепциясе үсешен һәм аның составына керәчәк Халыкара инвестицион технополисы «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополисны тәкъдим иттеләр.
«СМАРТ Сити Казан» проектында “яшел” төзелеш принципларын куллану һәм “акыллы” шәһәр белән идарә итү билгеләнде. Фин бизнесменнарга, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» буенча булган килешүләр турында сөйләделәр.
Кунаклар үз чиратында Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә бердәм проектларны тормышка ашыруда һәм партнерларны эзләүдә кызыксынуын ассызыкладылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте