Бүген “Россия регионнарында һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: системаны төзеп” XII Бөтенроссия форумы тәмамланды. Анда Татарстан Республикасының хөкүмәте катнашты.
Билгелик, форум һәр елны 2002 елдан башлап үтә һәм стратегик планлаштыру механизмнары буенча уртаклашуда төп мәйдан булып санала.
Ике көнлек форум программасы 25-30 акциядән тәшкил итте. Акцияләрне федераль министрлыклар, алда барган дөнья һәм Россия консалтинг һәм эксперт оешмалар, шулар арасында Татарстан Республикасының хөкүмәте оештырды.
Татарстан Республикасының хөкүмәте регионның стратегик планнары буенча мастер-классын оештырды. Мастер-класс барышында Татарстан министрлыклары һәм рәислекләре Универсиада-2013 не үткәрү буенча казаныш серләре һәм «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектларын тормышка ашыру буенча уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Татарстан Республикасының стратегик проектлары” мастер-классында Россия икътисадының үсеше турында акыллы шәһәрләр, аеруча «СМАРТ Сити Казан» мисалында сөйләде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов Россиянең киләчәк IT-башкаласы - Иннополис – турында доклады белән чыгыш ясады. МИЗ “Алабуга” Резидентлар белән аралашу Генераль директорының урынбасары Ренат Халимов катнашучыларга махсус икътисади зонаны регионның эффектив үсеш инструменты рәвешендә булуын үз чыгышында белдерде. Мастер-класс кысаларында, шулай ук, спорт чараларының регион үсешенә тәэсир итүе билгеләнде.
Билгелик, 21 октябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Россиянең үсеш полюслары һәм конкурентлыкны үстерү буенча регион стратегиясе” түгәрәк өстәлендә катнашты.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте