Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Рәисе җитәкчелегендә республика инвестицион советының өченче көндезге утырышы узды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 93 млрд 787 млн сум булган 9 инвестиция проекты хупланды. Аерым алганда:
Булдырыла торган эш урыннарының гомуми саны – 2596 берәмлек.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина: "2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Инвестицион үсеш агентлыгы үз эше кысаларында шулай ук әлеге факт белән куелган бурычларны тормышка ашыруга да өлеш кертә. Узган инвестиция советларында быел ИҮА тарафыннан әзерләнеп, республика Рәисе тарафыннан хупланды, мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә Тынычлык проспекты буенча балалар иҗаты үзәге төзелеше. Бүген Яр Чаллыда «Сәламәтлек нурлары» тернәкләндерү үзәге проектын карадылар. Проект 15 яшькә кадәрге, шул исәптән физиологик һәм психик үсеш тайпылышлары, ДЦП, нерв системасы авырулары, инсульттан соң халәтләр, төрле җәрәхәтләр булган балаларны реабилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтүне үз эченә ала. Инвестицияләр күләме - 245 млн сум. Татарстанның яшь гражданнарының сәламәтлеге һәм һәрьяклап үсеше - безнең республика өчен өстенлекле юнәлеш. Шуңа күрә эшмәкәрләрнең ярдәм чаралары турында белүе бик мөһим!
Узган ел күрсәтмә прецедент булды. Инвестпроект - каты авырулар өчен «Ярдем» шәхси пансионаты ачтык. Инвестицияләр күләме - 35 млн, һәм аны гамәлгә куючылар җир кишәрлекләрен сату-алусыз арендага алырга мөмкиннәр дип уйламаганнар да. Алар бу ярдәмнең социаль әһәмиятле проектларга да күрсәтелүен белмәгәннәр. Агентлык муниципалитет белән берлектә оператив рәвештә эшләде, һәм хәзер 37 гаилә шундый матур һәм заманча пансионатта үз туганнарын сыйфатлы карау һәм социализацияләү белән тәэмин итә алачак. Шуңа күрә ярдәм сорап ТР ИҮАга мөрәҗәгать итегез, бигрәк тә проект социаль әһәмиятле булса!»
Тулырак: https://invest.tatarstan.ru/ru/#start