Мәскәүдә Чит ил инвестицияләре буенча халыкара форумы ачылды

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Форум максаты – Россия инвестицион сәясәтенең юнәлешләрен, икътисадның төрле өлкәләрендә бизнес алып бару буенча шартларны билгеләү һәм Мәскәүнең һәм регионнарның чит ил инвесторларына потенциалын күрсәтү булып тора.

Бүген Россия Федерациясе башкаласында Чит ил инвестицияләре буенча икенче халыкара форумы эшли башлады. Ул 23-24 октябрьдә Мәскәүдә үтәчәк.

Конференцияләрдә форум катнашучылары чит ил инвестицияләренең агымын Россия башкаласына арттыру һәм инвесторларның кызыксынуларын саклау сорауларын карачаклар. Чарада бөтен дөнья буенча 2 меңнән артык делегат катнаша.

Форумда спикерлар булып РФ Региональ үсеш министры Игорь Слюняев, РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский, Мәскәү шәһәренең башлыгы Сергей Собянин һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллекнең вәкилләре булдылар.

Форум кысаларында пленар сессияләр һәм конференцияләр түбәндәге темалар буенча булачак: “РФ инвестицион климаты”, “Мәскәү халыкара финанс үзәге кебек”, “Шәһәр территорияләрен үстерүенә инвестицияләр”, “Инвестицияләрне җәлеп итүдә РФ регионнарының сәясәте”.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International