Дәүләт аудиты - хакимияткә ышаныч һәм ачыклык коралы

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында экспертлар дәүләт органнарының хисаплылыгы һәм ачыклыгы культурасын үстерү, коррупцияне кисәтүдә һәм ачыклауда аудитның роле, дәүләт финанс контроленең тышкы һәм эчке органнарының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар, эштә системалылыкка ирешүне билгеләп үттеләр һәм аудит органнарының бәйсезлеге кирәклеген ассызыкладылар.

Сессиядә чыгыш ясадылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова, Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, Алжир Халык-Демократик Республикасы Хисап суды рәисе Бенмаруф Абделкадыйр, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев, Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцев, Әзербайҗан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Насыйр Садыгов, Росфинмониторинг директоры урынбасары Галина Бобрышева, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин, Гамбия Республикасы Генераль аудиторы урынбасары Па Мәҗәнә Ндоу, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Владимир Падалко, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

«Безнең барлык уңышларыбызның нигезе - бу, әлбәттә, тынычлык, татулык, кадрлар әзерләү һәм бу кадрларны сезнең (Хисап палатасы) контроль астында калдыру. Республикабыз Хисап палатасы үткәргән планлы, планнан тыш тикшерүләр хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләрен, әгәр кайдадыр каралып бетмәгән булса, авыр нәтиҗәләрдән саклый. Республиканың тулай төбәк продукты 4 трлн 320 млрд сум тәшкил итә, төяп җибәрелгән продукция күләме 4 трлн 742 млн сумнан артып китте», - дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бүген бездә инде 89 субъектта Хисап палаталары бар, шул исәптән Россия Федерациясенең яңа 4 субъектында.  Әлбәттә, Без Президент куйган ил үсеше буенча бурычларны гамәлгә ашыруның критик куркынычларына игътибарны юнәлтергә телибез. Ачыкланган хокук бозуларның саны һәм структурасы турында сөйләгәндә, узган елда без 4,8 мең хокук бозу очрагын ачыкладык. Шуның белән бергә, 2022 ел белән чагыштырганда ачыкланган хокук бозулар буенча акчалар суммасы 2,5 тапкырга арткан. Нигездә бу бухгалтерлык хисабы, исәп-хисаплар. Бары тик 26 млрд сумны гына без бюджетка кайтардык. Без тагын да тирәнрәк карарбыз", - дип сөйләде Светлана Орлова, Татарстан Хисап палатасы эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп.

"Соңгы 3 елда барлыкка килгәннең иң мөһиме - эштә системалылык, парламент һәм Хисап палатасының үзара хезмәттәшлегендә. Без күпсанлы фикер алышулардан соң килештек һәм регламентка тиешле үзгәрешләр кабул иттек, һәм бүген Хисап палатасының ел саен бер генә отчетын түгел, ә кварталга бер тапкыр алабыз", - дип ассызыклады Олег Морозов.

"Бүген социаль һәм икътисадый өлкәдә бик мөһим үзгәрешләр, шул исәптән цифрлы технологияләр, мәгълүмат үсеше белән бәйле үзгәрешләр билгеләнгән. Һәм безнең хакимият органнарына, әлбәттә, бу яңа технологияләрне кертергә кирәк", - дип саный Бенмаруф Абделкадер.

"Әле биш ел элек үк Хисап палатасы һәм эчке дәүләт финанс контроле органы бер үк нәрсәне тикшергәндә хакимият органнарына һәм юридик затларга зур йөкләнеш булуын ишетергә мөмкин булыр иде. Без монда да контроль эшчәнлек планнарын синхронлаштырып, проблеманы чиштек. Без үзебез өчен үзара кызыксыну булган тикшерүләрне билгеләдек һәм билгелибез, бердәм доклад бирелә", - диде Эли Исаев.

Әзербайҗан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Насыйр Садыгов үз чыгышында милли климат күрсәткечләрен бәяләгәндә һәр югары аудит органы (ВОА) очраша ала торган проблемалар барлыгын билгеләп үтте.

Икеяклы хезмәттәшлек кысаларында бүгенге көндә Әзербайдҗан Республикасы Хисап палатасы 16 ил белән икеяклы хезмәттәшлек турында меморандумнарга кул куйды, алар арасында Россия Федерациясе Хисап палатасы, шулай ук Төркия Республикасы, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Кыргызстан, Иран Ислам Республикасы кебек илләрнең ВОАлары бар.

"Уртак эшчәнлек мисалы сыйфатында билгеләп үтәсе килә, безнең Россия ВОА белән хезмәттәшлегебез берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Беренчедән, Россия Хисап палатасы һәм Әзербайҗан Хисап палатасы арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандум имзаланды һәм вакыт узу белән яңартылды. Икенче яктан, без «БДБ илләренең югары финанс контроле органнары җитәкчеләре советы» кысаларында, шулай ук INTOSAI төбәк эш төркемнәре кысаларында хезмәттәшлек итәбез», - дип аңлатты Әзербайҗан һәм Россиянең уртак эше нечкәлекләрен Насир Садыгов.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы Казанда 14-19 май көннәрендә уза. Быел аның төп темасы - «Ышаныч һәм хезмәттәшлек». Форумның төп максаты - Россия Федерациясе регионнарының һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

Оештыручы-партнерлар: Россия Федерациясе Хисап палатасы

Чыганак: https://kazanforum.ru/press-center/analytics-2024/11552/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International