17 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының 2024 елга йомгаклау утырышы узачак. Аны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Чара «TASIGO Kazan Palace» кунакханәсе мәйданчыгында булачак.
10 ел дәвамында Татарстан инвесторлары һәм эшмәкәрләре узып баручы елга йомгак ясарга, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм киләсе елга планнар формалаштырырга җыелалар. Чара кысаларында катнашучылар инвестиция проектларын үстерү буенча үз идеяләрен һәм концепцияләрен тәкъдим итәчәкләр, шулай ук республикада эшлекле климатны камилләштерү юллары турында фикер алышачаклар.
Программада «Ел инвесторы» конкурсы финалистларын өч номинациядә бүләкләү тантанасы планлаштырылган:
1. "Инвестиция эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге".
2. "Татарстан Республикасында инвестиция өлкәсен яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы".
3. "Татарстан Республикасында ел инвесторы".
Утырыш программасына шулай ук инвесторлар чыгышлары һәм төп спикер — Массачусетс технология институтыннан (АКШ) икътисадый фәннәр докторы, Шанхайдан күренекле глобаль икътисадчы Энди Ся әфәнде белән эксперт дискуссиясе керә.
Бүген ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды: Бердәм презентация үзәгендә республиканың инвестицион потенциалы белән танышты һәм ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
Ул Кытай һәм Азия икътисады өлкәсендә тирән белемгә ия, элегрәк Энди Ся әфәнде Morgan Stanley да Азия-Тын Океан төбәге буенча баш икътисадчы вазыйфасын биләгән, анда ул берничә икътисади кризисны, шул исәптән Азия финанс кризисын һәм АКШтагы ипотека кризисын да алдан әйткән эксперт репутациясенә лаек булган.
Хәзерге вакытта ул «Rosetta Stone Advisors» һәм «China Boqi Environmental Science and Technology» директоры, шулай ук «South China Morning Post һәм Bloomberg» басмаларының чакырылган колумнисты булып тора.