17 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының 2024 елга йомгаклау утырышы була, аны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Чара «TASIGO Kazan Palace» кунакханәсе мәйданчыгында узачак.
10 ел дәвамында Татарстан инвесторлары һәм эшмәкәрләре узып баручы елга йомгак ясарга, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм киләсе елга планнар формалаштырырга җыелалар. Чара кысаларында катнашучылар инвестиция проектларын үстерү буенча үз идеяләрен һәм концепцияләрен тәкъдим итәчәкләр, шулай ук республикада эшлекле климатны камилләштерү юллары турында фикер алышачаклар.
Программада «Ел инвесторы» конкурсы финалистларын өч номинациядә бүләкләү тантанасы планлаштырылган:
1. "Инвестиция эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге".
2. "Татарстан Республикасында инвестиция өлкәсен яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы".
3. "Татарстан Республикасында ел инвесторы".
"2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төп капиталына инвестицияләр күләме 845,3 млрд сум тәшкил итте, бу чагыштырма бәяләрдә 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк. Төп капиталга инвестицияләр күләме, бюджет акчаларыннан тыш, 706,4 млрд сумга җитте", - дип сөйләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Утырыш программасына шулай ук инвесторлар чыгышлары һәм төп спикер — Массачусетс технология институтыннан (АКШ) икътисадый фәннәр докторы, Шанхайдан күренекле глобаль икътисадчы Энди Ся әфәнде белән эксперт дискуссиясе керә. Ул Кытай һәм Азия икътисады өлкәсендә тирән белемгә ия, элегрәк Энди Ся әфәнде Morgan Stanley да Азия-Тын Океан төбәге буенча баш икътисадчы вазыйфасын биләгән, анда ул берничә икътисади кризисны, шул исәптән Азия финанс кризисын һәм АКШтагы ипотека кризисын да алдан әйткән эксперт репутациясенә лаек булган. Хәзерге вакытта ул «Rosetta Stone Advisors» һәм «China Boqi Environmental Science and Technology» директоры, шулай ук «South China Morning Post һәм Bloomberg» басмаларының чакырылган колумнисты булып тора. Моннан тыш, 2013 елда ул Bloomberg версиясе буенча иң абруйлы 50 кеше исемлегенә кергән.
Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы регионда үз проектларын гамәлгә ашыручы эшмәкәрләрне берләштерә һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы каршында киңәшмә органы булып хезмәт итә. Клуб әгъзалары, мәгълүмат ресурсларын һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен формаль булмаган шартларда республика җитәкчелеге һәм профильле министрлыклар белән утырышларда катнашу мөмкинлеген дә кертеп, һәрьяклап ярдәм алалар. Моннан тыш, инвесторлар төрле масштабтагы эшлекле чараларга керә ала – төбәкләрдән алып халыкара чараларга кадәр.