ТР ИҮА җитәкчесе форумның беренче көненең финал сессиясендә доклад белән чыгыш ясады

2024 елның 3 ноябре, якшәмбе

Форумның беренче көне азагында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина сессиядә «Татарстан Республикасында ислам финанслары» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Ул очрашуда катнашучыларга һәм тыңлаучыларга Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте, аның эре җитештерүчеләре, Татарстанда һәм Россиядә партнерлык финанслары базары үсеше, республика банклары һәм финанс оешмалары тәкъдим итә торган иң кирәкле продуктлар турында сөйләде. Хәләл туклану өлкәсен дә ул үз докладында читләтеп үтмәде.

Талия Миңнуллина «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының ислам банкингы буенча фикер алышу мәйданчыгы ролен билгеләп үтте. Чыгыш азагында ул анда AAIOFI ның киләсе конференциясе 2025 елның маенда узачагы турында килешүгә ирешелде, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International