Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Европа яңарту һәм үсеш банкы (ЕЯҮБ) делегациясе вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда ЕЯҮБ Президенты Сума Чакрабарти, ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Россия буенча ЕЯҮБ Директоры Наталья Ханженкова, Идел буе округы буенча ЕЯҮБ вәкиллегенең башлыгы Екатерина Соловова һәм башкалар катнаштылар.
Татарстан Республикасына визит кысаларында ЕЯҮБ делегациясе Яр Чаллыда, ААҖ “КАМАЗ” җитештерү цехында, МИЗ “ Алабуга”да булдылар һәм ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очраштылар. Очрашу бүген ТР Хөкүмәт бинасында узды.
Кунакларны сәламләгәндә, Роберт Галиуллин ЕЯҮБ вәкилләренең Татарстанда беренче тапкыр булмавын һәм республиканың икътисади потенциалы белән таныш булуын ассызыклады.
ЕЯҮБ инде 18 ел дәвамында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә тора. Бу вакыт эчендә банк 16 проект кысаларында килешүләр ясады. Банк вәкилләре 2007 нче һәм 2011 елда Казанда булдылар.
Кунакларга Татарстан Республикасының потенциалын, сәнагәть паркларын, «Зур Казан» концепциясен тәкъдим иттеләр. “Зур Казан”га “СМАРТ Сити Казан” һәм Иннополис проектлары керәчәк дип билгеләнде.
Очрашу барышында инвесторларны мавыктыру өчен Агентлыкның зур эше, шулар арасында төрле очрашулар һәм чаралар оештырулары билгеләнде. Шулай ук, кунакларга “СМАРТ Сити Казан”ның төзелеше башлавы турында белдерделәр.
Очрашу азагында яклар хезмәттәшлекне дәвам итүдә кызыксынуын ассызыкладылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте