2024 елның 13-15 ноябрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек: РОСТКИ» II Халыкара форумы узачак. Әлеге Форум үзен Россия Федерациясе субъектлары һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен иң эре халыкара вакыйгаларның берсе буларак танытты.
«Россия һәм Кытай глобаль икътисадый уенда» пленар утырышы форумның аерым вакыйгасы булачак. Утырыш кысаларында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, аның векторлары ике ил лидерлары тарафыннан бирелгән. Дискуссиянең мөһим темалары базарның гомумдөнья тенденцияләре һәм Россия белән Кытай позицияләре, шулай ук яңа перспективалар һәм үзара мөнәсәбәтләр нокталары булачак.
Форум Россия белән Кытай арасында гына түгел, башка илләр арасында да хезмәттәшлекнең төп өлкәләрен үстерүдә өстәмә адым булырга мөмкин. Теркәлүне инде РФнең 41 субъектыннан, КХРның 21 провинциясеннән, шулай ук башка 6 чит ил дәүләтеннән – Бразилия, Кыргызстан Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сенегал, Таҗикстан һәм Үзбәкстан Республикаларыннан делегатлар узды.
Форумга инде 1000нән артык катнашучы теркәлү узды. Алар арасында:
КХРның Цзилинь провинциясенең Чанчунь шәһәре сәнәгать һәм сәүдә берлеге җитәкчелеге;
КХР Синьцзян-Уйгур автономияле районы КПК комитеты җитәкчелеге;
Чунцинь шәһәре халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты җитәкчелеге;
КХРның Сычуань провинциясе Дачжоу шәһәр партия комитеты җитәкчелеге;
КХРның Хунань провинциясе Чанша шәһәренең Халык сәяси консультатив советы җитәкчелеге;
Әстерхан өлкәсе җитәкчелеге;
Волгоград өлкәсе җитәкчелеге;
Ростов өлкәсе җитәкчелеге;
Киров өлкәсе җитәкчелеге;
Коми Республикасы җитәкчелеге;
Удмуртия Республикасы җитәкчелеге һәм башкалар.
Форумның эшлекле программасында катнашу бушлай. Теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://russiachinaforum.com/registration2024
Белешмә мәгълүмат:
Сайт: https://russiachinaforum.com/
Почта: forum.rostki@gmail.com
Социаль челтәрләр:
ВКонтакте: https://vk.com/russiachinaforumkzn
Телеграм: https://t.me/chinarussiaforum