Равиль Ахметшин Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары урынын алды

2013 елның 25 октябре, җомга

24 октябрь көнне Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкилен Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары урынына билгеләделәр.

Равиль Ахметшин 31 ел дәвамында эчке эшләр органнарында һәм салым полициясендә эшләде. Равиль Ахметшинны шул урынга билгеләнүне Татарстан хөкүмәте парламентариясе бертавыштан сайлады.

Татарстанның Мәскәүдә урнашкан Вәкаләтле вәкиллек Инвестицион үсеш агентлыгы белән актив хезмәттәшлектә тора. Мәсәлән, 27 июньдә вәкиллектә ТР ИҮА оештырган приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча тышкы инвестицион семинарлар сериясе ачылды. Беренче семинарда Татарстан белән хезмәттәшлектә кызыксынган компанияләргә машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү өлкәсе тәкъдим ителде.

Равиль Ахметшин сүзләре буенча вәкаләтле вәкиллеккә күп төрле чит ил вәкилләре, киләчәк инвесторлар килә, сөйләшүләрдән соң алар Татарстан белән яхшы эшләп торалар.

25 сентябрьдә Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә медицина һәм фармацевтика юнәлеше буенча инвестицион семинар үтте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International