Бүген инвестицион үсеш агентлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Сәламләү сүзе белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул инвестицион советларның соңгы утырышы, «Түбән Кама – нефть химиясе башкаласы» конференциясе һәм 2024 ел ахырына эш планнары, атап әйткәндә, металл эшкәртү буенча «ТЕМП» uлобаль форумы (4-6 декабрь) һәм 17 декабрьдә узачак Инвесторлар клубы турында сөйләде.
Аннары Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева сүз алды. Ул инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре катнашында соңгы ике айда узган халыкара чаралар һәм алар кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде:
1. БРИКС дәүләт башлыклары саммиты:
- «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе, анда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук ТР ИҮА хезмәткәрләре Марина Епифанцева һәм Александр Бабкин эшләде.
- Талия Миңнуллинаның ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришка доклады.
- БМОның сәүдә һәм үсеш буенча конференциясе Үзәк секретаре Ребека Гринспанның ТР ИҮА хезмәткәрләре алдында Агентлыкта чыгышы.
- Татарстан хакимият органнары вәкилләренең «БРИКС илләренең хатын-кызлар альянсы» һәм Эфиопиянең югары дәрәҗәле делегациясе белән түгәрәк өстәлләре.
2. ТР ИҮА хезмәткәрләренең Кыргызстанга, Кытайга, Малайзиягә, Бахрейнга, Согуд Гарәбстанга эш командировкалары нәтиҗәләре.
Шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары алдында Агентлык вәкиле Екатерина Камалова доклад белән чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларны 30 сентябрьдә узган ислам (партнерлык) финанславы буенча практикум нәтиҗәләре белән таныштырды, анда 25 эксперт һәм 400гә якын онлайн-тыңлаучы җыелды, шулай ук «Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек: РОСТКИ» икенче халыкара бизнес-форумы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Очрашу ТР ИҮАның хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Мария Кривенкова докладыннан башка үтмәде. Аның чыгышының темасы ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы йомгаклары булды, ул беренче тапкыр Инвестицион үсеш агентлыгында узды.
Иҗтимагый совет әгъзалары чыгыш ясау тенденциясе саклана. Бүген «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы һәм «Туган Батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады. Ул сезон сюжеты өстендә серләр пәрдәсен ачып, «Туган Батыр» мультсериалының беренче серияләренең декабрь премьерасын анонслады. Ул шулай ук комикслар чыгару буенча киләчәк планнар һәм аның Төркия Президенты белән очрашуының ничек узуы һәм аның проектны үстерүдә нинди роль уйнаячагы турында сөйләде.