Ел ахыры – рәхмәт белдерү вакыты

2024 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының инвестицион потенциалын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина аның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Байгилдин Дамирга рәхмәт хаты тапшырды.

Дамир Ринат улы ярдәме белән «Кулонэнергомаш» запас частьләр җитештерү, «Ремгазкоммуникацияләр» полиэтилен торбалар җитештерү, «Энерджи групп» ҖЧҖ электрогенераторлар җитештерү заводлары һәм башка бик күп эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырылды.

Эштә уңышлар һәм республика хакына яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International