Иртәгә 2025 елның 21 гыйнварында «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Быелгы Коллегиянең төп темалары булды:
– гамәлгә ашырылган һәм планлаштырыла торган инвестиция проектлары – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина докладында.
– Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Сян Бо әфәнде чыгышында Кытай һәм Россия бизнесы арасында үзара хезмәттәшлек;
– «ОПОРА РОССИИ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге рәисе Антон Баклашов докладында эшлекле берләшмәләр һәм инвестицион климат;
– инвесторларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү - «Алабуга «ППТ» МИЗ АҖ мәгариф кластеры администрациясе хезмәте җитәкчесе Эльвира Фоминадан;
– ислам финанс продуктлары базарын үстерү - «Мир бизнес банк» АҖ генераль директоры урынбасары - Казандагы бүлекчәсе идарәчесе, «Мирас» финанс компаниясе Директорлар советы рәисе Вәкил Сәйед Сәид чыгышында;
– Казанда крематорий төзү проекты турында - «КОНЦЕПТ-ИНДУСТРИЯ» ҖЧҖ башкарма директоры Галия Кучумова докладында;
– «Магнит» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында аралашу һәм инвестицион хезмәттәшлеге «Магнит Маркет» операцион директоры Эрнест Владимирович Вәлиевтан.
Трансляция язмасын карарга: https://vk.com/wall-211407548_1913