Дмитрий Патрушев: "Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе»

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты.

Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан – үсеш алган икътисадлы һәм үсеш потенциалы югары булган регион.

"Татарстан Республикасы - алга киткән икътисадлы һәм алга таба үсеш потенциалы югары булган регион. Сездә барлык өлкәләрдә диярлек масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, 2024 елда инвестицияләрнең уңай динамикасы сакланып калды. Шуның хисабына Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе булып тора. Агропромны үстерү турында аерым әйтәсем килә - продукция җитештерү күләмнәре буенча сез тотрыклы рәвештә илебезнең топ-5 субъектына керәсез», - диде Дмитрий Патрушев.

Татарстанның 2024 елда ирешкән күрсәткечләре турында тулырак мәгълүматны безнең сайтта карагыз: https://tida.tatarstan.ru/itogi-2024-zasedanie-2025-god-21-yanvarya.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International