Проектлар өстендә эшләү

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда планлаштырылган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча берничә киңәшмә уздырды.

Көн башында ТР ИҮАда якындагы инвестицион советта карауга планлаштырылган проектларны әзерләү стадиясе турында фикер алыштылар. Очрашуда, проект офисы һәм Агентлык җитәкчесеннән тыш, икътисад министры урынбасары Динар Шакиров һәм дәүләт милке белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Илнур Вәлиев катнашты.

Аннары Чаллы шәһәренең потенциаль инвесторы белән очрашу булды. ДХП тарафыннан планлаштырылган проектны гамәлгә ашыруның эш моментлары - гимнастика үзәген төзү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International