"Россия-Ислам дөньясы: KazanForum" XVI халыкара икътисадый форумында катнашучыларны теркәү башланды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Эшлекле программаның төп вакыйгаларының берсе Aaoifi ның «Ислам финанслары һәм инвестицияләре: тотрыклы үсешкә һәм глобаль партнерлыкка ярдәм» темасына ел саен үткәрелә торган Халыкара конференциясе булачак. Шулай ук быел форум вакытында International Property Market 2025 күчемсез милекнең икенче халыкара күргәзмәсе узачак. Моннан тыш, KazanForum 2025 программасында Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумын, RUSSIA Halal Expo хәләл-ярминкәсен, Ислам модасы фестивален һәм яшь шеф-поварларның халыкара конкурсын уздыру планлаштырыла.

"Хәзерге шартларда бу мәйданчыкка ихтыяҗ арта бара, ул Россияне һәм мөселман илләрен якынайта. Узган елда ИХО илләре белән товар әйләнеше 30% ка арткан. Һәм быел KazanForum кысаларында ислам дөньясы илләре белән якынаюга таба хәрәкәт дәвам итәчәк. Мин ышанам, безнең барлык өлкәләрдә дә уртак мәнфәгатьләребез күп – сәүдә һәм инвестицияләрдән алып спорт һәм туризмга кадәр», - диде Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Чарага түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://reg.kazanforum.ru/ru/registration

*AAOIFI – ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык хисабы һәм аудиты оешмасы-штаб-фатиры Манамада, Бахрейнда урнашкан халыкара оешма, аның төп максаты бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар эшләү һәм раслау.

Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып Росконгресс фонды тора, операторның башкарма дирекциясе булып «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International