"Казаныш" халыкара форумында International Property Market халыкара күргәзмәсен төзүчеләрдән сессия узды

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәтен куллану исәбенә девелопмент объектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру» темасына сессия узды. Чараның модераторы булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Сессиядә шәһәр төзелеше өлкәсендә дөньякүләм әйдәп баручы экспертлар, архитекторлар, шулай ук шәһәр мохитен дәүләт планлаштыруы, төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча белгечләр катнашты: Гильермо Пеньялоса (Канада/Колумбия), Висенте Лоурейро (Бразилия), Урмат Карыбаев (Кыргызстан), Олег Григорьев (Россия), Арина Судакова (Россия).

Фикер алышу кысаларында катнашучылар территорияләрне комплекслы үстерүнең шәһәрләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә йогынтысының төп аспектларына кагылдылар.

Спикерлар шулай ук девелоперлык проектларын уңышлы гамәлгә ашыруда транспорт инфраструктурасы һәм шәһәр төзелеше сәясәте роле, территорияләрне планлаштырганда шәхси инвесторларның мәнфәгатьләрен исәпкә алу турында фикер алыштылар, шулай ук девелопментта уңышлы креатив карарлар мисалларын тәкъдим иттеләр. Тотрыклы икътисадый үсеш һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен заманча технологияләрне шәһәр төзелеше сәясәтенә интеграцияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. «30 яшьлекләр өчен генә туры килә торган шәһәрләр төзүне туктатырга кирәк, - диде үз чыгышы барышында Гыйльермо Пеньялоса, - барлык инфраструктура төрле яшьтәге кешеләр өчен ачык булырга тиеш. Әгәр алар безнең шәһәрләрдә актив һәм кызыклы тормыш алып барсалар, бу территорияләр инвестицияләр өчен кызыклы булачак».

Сессия барышында Талия Миңнуллина йомгак ясады: "Хәтта бер шәһәр эчендә дә бер үк объектны бөтенләй төрле капитализацияле итеп урнаштырырга мөмкин. Бу инвестор өчен мөһим фактор. Хәзер Татарстан инвесторлар өчен имин һәм тотрыклы мохит булган төбәк үрнәге булып тора. Безнең республика әлегә икътисадый үсеш дәреслекләрендә юк, әмма без сезнең белән якын арада ул анда барлыкка килсен өчен бар көчебезне куячакбыз". Сессия тәҗрибә уртаклашу, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр һәм Татарстан Республикасының уңышлы кейслары турында фикер алышу өчен платформа булды. Катнашучылар инвесторларны җәлеп итүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән комплекслы шәһәр төзелеше сәясәте үсешенең әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Сессияне International Property Market күчемсез милек өлкәсендә халыкара күргәзмә һәм конференция оештыручылар оештырды. Бу уникаль бизнес-чара «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында 15-16 май көннәрендә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә узачак.

Күргәзмәгә түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://reg.kazanforum.ru/ru/registration

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International