Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Инвестиция советы утырышы узды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан медицина, төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдән 7 инвестицион проект тыңлауга чыгарылды.
Алар арасында:
- түбән басымлы полиэтиленнан торбалар һәм полипропиленнан гофрлы торбалар җитештерү,
- борт платформалары җитештерү,
- күпфункцияле медицина үзәгенең 2 нче чиратын төзү,
- җитештерү логистика хабын төзү,
- ит (итле) ярымфабрикатлар җитештерү,
- перинаталь үзәк төзү,
- индустриаль парк төзү.
Инвестицияләрнең гомуми күләме 112 млрд 391 млн сум тәшкил иткән.
Булдырыла торган эш урыннары саны - 1770 берәмлек.