Беренче вице-президент Патрик Алльман башлыгында Франциянең Прованс – Альп таулары – Зәңгәр яр регионы делегациясенә Татарстанның инвестицион мөмкинлекләр һәм яңа инвестицион мәйдан – “СМАРТ Сити Казан” презентацияләнде.
Презентация Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында визит кысаларында үтте. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, Прованс – Альп таулары – Зәңгәр яр регионының Беренче вице-президенты Патрик Алльман, “Пегас” Полюсының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча директоры Жан-Франсуа Буассон, Татарстан Республикасының Франциядә вәкаләтле вәкиле Искандэр Юсупов һәм башкалар катнаштылар.
Делегация Татарстанда аның сәүдә-икътисади, сәнагәть һәм инвестицион потенциалы белән танышачак, республика эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек итү сорауларын карачак.
Визит кысаларында Франция регионы вәкилләре, шулай ук, Казан шәһәре Мэры Ильсур Метшин, Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Казан университетлары вәкилләре белән очрашачаклар.
Искә төшерик, 31 октябрьдә Мәскәүдә үткән “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альп таулары – Зәңгәр яр регионының Региональ киңәшмәсе Президенты Мишель Возель белән очрашты. Очрашуда Татарстан Републикасының Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Икътисад министры Мидхат Шагиахметов, ТР Президентының икътисади сораулар буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе Башкарма директоры Иван Бортник катнаштылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте