Барлык йомыркаларны бер кәрзингә салмаска

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча тармакның кереме беренче тапкыр 200 млрд сумнан артып китте. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк, дип хәбәр итте Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында: "Республикада - Идел буе федераль округындагы барлык капитал салуларның 25% тан артыгы. Гомумән алганда, узган биш елда инвестицияләр суммасы 165 млрд сумнан артып китте".

Татарстан товарлы сөт буенча лидерлыкны саклап кала. Соңгы 5 елда сөт җитештерү 25% ка арткан. "Чираттагы елны без рекордлы савым белән тәмамладык - 2,3 млн тоннага якын. Бу эштә Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба һәм Минзәлә районнары лидерларының өлеше зур. Яхшы динамика күрсәтүче башка районнар да бар. Мәсәлән, Мөслим районы. Бу бик зур хезмәт, шул исәптән инвесторларның да", - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Үз чиратында, республика шулай ук системалы рәвештә бюджетта ярдәм чараларын күздә тота. Мәсәлән, якын арада азык үзәкләре өчен җиһазларның 50% субсидияләү программасы кабул ителәчәк. Бу инвесторларга, мини-фермаларга, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга җитди ярдәм – барысы да авылда кадрлар калсын өчен.

"Терлекчелек булмаса, авыл территорияләре ялангач булачак", - диде Рәис.

Талия Миңнуллина: "Без атна саен инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан районнары белән "Муниципаль сәгать" үткәрәбез, анда башлыклар инвестицион нишалар, үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык, продукция эшкәртү буенча инвесторлар өчен мөмкинлекләр тәкъдим итәләр. Кайбер районнарда бизнес өчен әзер мәйданчыклар бар - килегез һәм эшләгез".

ТР ИҮА ресурсларында трансляцияләр язмалары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International