Башлыгында Тышкы сәүдә һәм хезмәттәшлек үсеше министры Лилиан Плумен һәм Сәламәтлек саклау һәм спорт министры Эдит Схипперс торган Голландия Короллеге делегациясе Казанга визит белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында медицина өлкәсендә Голландия эшмәкәрләренең Россия компанияләре белән икеяклы очрашулар сериясе башланды. Очрашуларның максаты – эш контактларын һәм киләчәк партнерларын булдыру.
Голландия компанияләренең сәүдә-икътисади миссиясе Казанда һәм Мәскәүдә 5 нче ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Визитларның максаты - Голландия Короллеге һәм Россия Федерациясе арасындагы мөмкин булган хезмәттәшлекне карау.
Делегация составында – Голландия медицина өлкәсендә эшли торган компанияләр. Компанияләр медицина оешмаларын проектлау, медицина җиһазларын җитештерү, фән-тикшеренү эшчәнлеге һәм башкалар белән шөгелләнәләр.
Казанда үткән очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин катнаша. Кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре һәм “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Технополиста медицина кластеры да булдырылачак. Шул проект кысаларында медицина клиникалары, лаборатория һәм диагноз кую үзәкләре, тикшеренү һәм фармацевтика үзәкләре төзеләчәк. Медицина кластеры үзе 120 га территориясендә урнашачак.
Бүген иртән ике як арасындагы хезмәттәшлек сораулары буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сәламәтлек саклау һәм спорт министры Эдит Схипперс уртаклаштылар.
Очрашуда, шулай ук, Голландия Короллегенең Россия Федерациясендә Вәкаләтле Вәкиле Рон Ван Дартел катнашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте сүзләре буенча, Голландия Короллеге делегациясе Казанга Голландия короленең Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Голландия компанияләре Татарстан территориясендә кайбер проектларны тәкъдим итте. Алар арасында “мобиль клиникалары”н урнаштыру, биотехнологияләр өлкәсендә проектлар үсеше, витаминизацияләү һәм башкалар. Шулай ук “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы һәм “Иннополис” проектлары буенча хезмәттәшлектә кызыксыну очрашуда белдерелде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте