Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина "Shanghai Medical Innovative Center" вәкилләре белән очрашты. Компания Кытайда клиникаларны технологик тәэмин итү проектлары белән шөгыльләнә һәм Татарстан белән партнерлыкны җайга салырга тели.
Россиянең барлык төбәкләре арасыннан безнең республика медицина өлкәсендә иң алга киткән республика буларак багланышларны җайга салу өчен сайланды. Сүз уңаеннан, Казанга визитлары вакытында вәкилләр Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән таныштылар һәм югары дәрәҗәдәге сервис һәм персоналның балалар турында кайгыртуын билгеләп үттеләр. Агентлыкта Шанхай кунаклары Татарстан Республикасының Бердәм презентация үзәгендә Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштылар.
Талия Миңнуллина: «Медицина җиһазлары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салу өчен безнең бөтен алшартларыбыз бар: Казан-Шанхай авиарейсы эшли башлады, тиздән Кытай виза үзәге ачылачак, ә Татарстан Республикасының Кытайдагы үз сәүдә вәкиле Кытай компанияләренә алга барырга ярдәм итәргә әзер: мәсәлән, «РОСТКИ» форумы күргәзмәсе кысаларында һәм төрле уртак чараларда үзләрен тәкъдим итәргә».
Кытай компаниясе белән очрашудан соң Агентлыкның проект офисы ТР пространстволы планлаштыру институты белән берлектә Татарстанның эре предприятиеләре өчен кадрлар программалары белән бәйле проектларны урнаштыру мөмкинлекләрен тикшерде.