Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII утырышы узды, аның барышында депутатлар инвестицион эшчәнлекне җайга салучы законнарга кагылышлы берничә закон проектын карады.
Аерым алганда, "Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты турында" 2011 елның 10 октябрендәге № 68-ЗРТ ТР Законына үзгәрешләр кертү проекты каралды.
2024 елның 23 декабреннән РФ Салым кодексының инвестицион салым кредиты ун елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин дигән нигезләмәсе, оешманы территориаль үсеш зонасы резидентлары реестрына инвестицион салым кредиты бирү нигезләренең берсе буларак кертү турындагы нигезләмәсе һәм шушы нигезләмәгә бәйле нормалар үз көчләрен югалтты. Югарыда күрсәтелгән республика законына да тиешле үзгәрешләр кертелә.
Депутатлар шулай ук "Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында" 1998 елның 25 ноябрендәге № 1872 ТР Законына үзгәрешләр кертү турында проектны карадылар. Үзгәрешләр "Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында" 2020 елның 1 апрелендәге № 69-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле. Әлеге үзгәрешләр безнең 2024 ел өчен "законнар дайджесты"нда чагылдырылган.
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының ТР Инвестицион үсеш агентлыгында 18.10.2024 күчмә утырышында каралган проект та каралды һәм тавыш бирүгә чыгарылды. Аерым алганда, "Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында" 2013 елның 5 июлендәге № 54-ЗРТ ТР Законына үзгәрешләр кертү турында. Үзгәрешләр Татарстан Республикасында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле.