Инвестор якындагы 100 елда керем алачак

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин 2121 елның 11 гыйнварына кадәр «Алексеевское – Әлмәт» трассасыннан түләүле файдалану тәртибе турындагы карарны имзалады. Трассаның характеристикалары: 1А категориясе, озынлыгы 144,874 км, полосалар саны - 4, үзәк бүлгеч полоса, ясалма яктырту - бөтен озынлыгында. Ачылганнан бирле трасса сынау эксплуатациясе кысаларында бушлай эшләде.

"Алексеевское – Әлмәт" түләүле юлын төзү Татарстанда ДХП өлкәсендә иң эре проектларның берсенә әверелде. Трасса "Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Юлны файдалануга тапшыру республиканың транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм «Восток» М-12 магистрале буенча өстәмә трафик җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Проект юл концессиясе кысаларында инвестор һәм федераль ярдәм катнашында гамәлгә ашырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 100 млрд сум – шуларның дүрттән бере – шәхси.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International