Егерме өченче «муниципаль инвестицион сәгать» Нурлат районы катнашында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында узды.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина: "Уф, хәтта эссе булды! Бүген без республикабызның иң көньягында! Шундук күренеп тора, Дамир Азат улы - гомере буе диярлек бизнеста эшләгән район башлыгы. Бу шунда ук презентациядән күренә, чөнки барысы да уч төбендәге кебек".
Район башлыгы Дамир Ишкинеев туры эфирда районның икътисадый күрсәткечләре, аның конкурент өстенлекләре, гамәлгә ашырылган һәм агымдагы инвестиция проектлары, шулай ук бизнес өчен вакантлы урыннар турында сөйләде.
Дамир Ишкинеев: "Хисап елында төп капиталга инвестицияләр күләме 14 млрд сум тәшкил итте. Инвесторларны җәлеп итү максатларында районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак сроклы нигездә файдалануга тапшыру өчен өченче затлар хокукыннан азат булган муниципаль мөлкәт реестры төзелде һәм расланды. Ул район сайтында урнаштырылган, бүгенге көндә анда 22 объект бар. КУЭ субъектлары өчен ташламалы аренда түләве кулланыла (беренче ике елда - 0%, өченче ел - 25%, дүртенче ел - 50%, бишенче ел - 75%, алтынчы һәм аннан соңгысы - 100%)».
Инвестицион лотлар һәм өлкәләр: https://tida.tatarstan.ru/23-nurlatskiy-munitsipalniy-rayon.htm
Очрашу барышында шулай ук район эшмәкәрләре, инвесторлары чыгыш ясадылар:
1. «ВОСТОК» СПССК (сөт эшкәртү заводы) инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында - САБИРОВ Марсель Васыйл улы, «Восток» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативы рәисе.
2. «Промсервис» ҖЧҖендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында (агымдагы һәм капиталь ремонт өчен җайланмалар әзерләү) - КРАСАВИН Евгений Михайлович, «Промсервис» ҖЧҖ инженер-технологы.
Инвесторларның чыгышларын карарга: https://vkvideo.ru/video-211407548_456239440 (Тайм код: 1:11:22).