Татарстан һәм Бурят Республикасы икеяклы хезмәттәшлекне үстерәләр

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына визит белән Бурят Республикасы делегациясе килде. Делегация белән очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов катнаштылар.

Билгелик, Бурят Республикасы делегациясе Татарстанга өч көнлек визит белән килде. Делегациянең визиты 2013 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Казанга килгәч, кунаклар халыкара аэропортның 1А терминалын карадылар һәм интермодаль ташулар оештыру буенча тимер юлы белән таныштылар.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда Бурят Республикасы вәкилләре Татарстанның инвестицион потенциалы, республиканың дөньяда алга таба юнәлдерү буенча чаралар турында сөйләделәр. Кунакларга, шулай ук, Агентлыкның эшчәнлеге һәм аның төп максатлыры турында белдерделәр, “СМАРТ Сити Казан” проекты турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Очрашу барышында инвесторлар белән аралашу сорауларын һәм республика территориясендә эшли торган иң отышлы компанияләр мисалларын карадылар. Очрашуда, шулай ук, Татарстанның экспорт өлкәсе буенча уртаклаштылар, аның турында Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов сөйләде.

ТР ИҮА һәм ТР Экспорт корпорациясе вәкилләре белән очрашудан башка делегация IТ-паркта,  Казан федераль университетында (КФУ), “Казан-Арена” футбол стадионында булды. Кунаклар, шулай ук, Казан вертолет заводын, “Химград” технополисын, ТР Авыл хуҗалыгы һәм сәнагәть паркын һәм башка эшмәкәрләрне карадылар.

Татарстанга Бурят Республикасының эш визиты нәтиҗәсе сәүдә-икътисади, фән-техника һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек буенча килешү булып тора. Килешүгә кул кую Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында үтте. Килешүгә имзалар ТР Президенты һәм Бурят Республикасының башлыгы – Бурят Хөкүмәтенең рәисе Вячеслав Наговицын куйдылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International