«Юбилей - яңарырга сәбәп ул!»

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук БМО-80 Россия иҗтимагый комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина комитетның беренче утырышында чыгыш ясады. Чараны БМОга Ярдәм күрсәтү Россия ассоциациясе рәисе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Анатолий Торкунов үткәрде.

Талия Миңнуллина: "Татарстан 2019 елда республиканың тотрыклы үсеш максатларына туры килүе турында зур хисап әзерләде, доклад Берләшкән Милләтләр Оешмасының штаб-фатирларында ике тапкыр тәкъдир ителде: Женевада (2019 ел) һәм Нью-Йоркта (2020 ел). Ул вакытта БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш әфәнде аңа Татарстан кызыклы, һәм ул һичшиксез безгә эш визиты белән киләчәк, диде. Барыбыз да белгәнебезчә, генераль секретарь әфәнде узган ел БРИКС+ дәүләт башлыклары саммитына килгәч үз сүзендә торды.

Бүгенге көндә без республикада җитди эш алып бардык, быел Берләшкән Милләтләр Оешмасының сиксән еллыгы, юбилей — яңарырга сәбәп! Шуңа күрә Татарстанда без тотрыклы үсеш максатлары һәм аларны үтәү буенча яңа хисап әзерләү инициативасы белән чыктык, һәм быел җәйдә бастырып чыгарырга планлаштырабыз".

Шулай ук Талия Миңнуллина май аенда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында тотрыклы үсеш максатларына багышланган «Күпполярлы дөньяга һәм тотрыклы үсешкә юл» сессиясе узачагын хәбәр итте.

Чыгышының азагында Агентлык җитәкчесе чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Ассоциация белән бергәләп эшләү иң төп нәтиҗәгә — халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга китерсен өчен барысын да эшләячәк дип ышандырды. "Билгеләнгән план буенча эшләячәкбез!" - дип нәтиҗә ясады ул.

Утырыш нәтиҗәләре буенча БМОның 80 еллыгы уңаеннан чаралар планы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International