«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы башланырга бер ай кала, чарага әзерлекнең соңгы стадиясе бара. Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә форумның оештыру комитеты утырышында "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында эшлекле программаны әзерләү һәм күргәзмә эшчәнлеген оештыру турында" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.
Талия Миңнуллина: "Бүгенге көнгә Россиянең 74 иленнән һәм 61 төбәгеннән вәкилләр үзләренең катнашуларын раслады. Быелгы пленар утырышның темасы «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр». KazanForum кысаларында 130 дан артык чара узачак. Форумның эшлекле программасы 20 юнәлеш буенча җыелган: 129 сессия. Мәсәлән, икенче тапкыр «International Property Market» (IPM) күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция узачак, аның кысаларында ислам архитектурасы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган Малайзия урбанистик форумы узачак. Шулай ук Форум көннәрендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрлары съездын уздыру планлаштырыла. Бу чара Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуына багышланган. Болардан тыш, форумда 41 килешүгә кул кую планлаштырылган".
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин оештыру комитеты утырышында искә төшергәнчә, 2025 елда форум инде өченче тапкыр дәүләт башлыгы Владимир Путин карары белән федераль дәрәҗәдә уздырылачак. "Форум Россия Федерациясе белән мөселман дөньясы арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуда төп рольне уйнарга тиеш", - диде ул.