Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышында катнашты. Ул иртән Казан Ратушасында узды.
Талия Миңнуллина: «Идел-Янцзы» хезмәттәшлек форматы Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасы бассейны провинцияләре арасында үзара хезмәттәшлек механизмыннан гыйбарәт. Әлеге формат 2013 елда ике ил регионнары арасында икътисадый, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту максатында гамәлгә куелган иде»
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Формат 10 елдан артык тарихында үзен Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге өчен иң нәтиҗәле механизмнарның берсе итеп күрсәтте».
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре:
- Икътисадый хезмәттәшлек (сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү, инвестицион хезмәттәшлек, сәнәгатьтә, энергетикада, авыл хуҗалыгында һәм югары технологияләрдә уртак проектлар).
- Транспорт һәм логистика (тимер юл һәм автомобиль маршрутларын, шулай ук логистика үзәкләрен кертеп, транспорт коридорларын үстерү).
- Фән һәм мәгариф (тәҗрибә уртаклашу, уртак тикшеренү проектлары, академик алмашулар һәм кадрлар әзерләү программалары).
- Мәдәният һәм туризм (мәдәни чаралар, фестивальләр, күргәзмәләр уздыру, шулай ук туристлык маршрутларын үстерү).
- Экология (әйләнә-тирә мохитне саклау, су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек).
Бүгенге утырышны Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин уздырды.
Очрашу азагында 2025 – 2027 елларга Татарстан Республикасы һәм Чунцин шәһәре Халык Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы имзаланды. Бүген үк «Идел-Янцзы» советы чаралары кысаларында Россия Федерациясе субъектлары һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек турындагы документлар имзаланды. Шулай ук Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары, урта агымы хезмәттәшлеге буенча Советның 5 нче утырышы беркетмәсенә имза салынды.
Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының башка делегатлары ИТ-паркта булдылар. Алар өчен Татарстанның инвестицион һәм икътисадый потенциалын Талия Миңнуллина тәкъдир итте.
Кунакларга Татарстан икътисадының төп тармаклары, республиканың инновацион, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләделәр. Татарстанның Кытай белән актив үсеп килүче хезмәттәшлеген аерым билгеләп үттеләр. Бүген Кытай республиканың иң мөһим тышкы икътисадый партнерларының берсе булып тора, узган ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше $3,3 млрдка җиткән. Кытай компанияләре - төбәктә үзләренең югары технологияле проектларын гамәлгә ашыручы эре инвесторлар. Мисал итеп «Хайер» корпорациясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен китерделәр. Ел саен уздырыла торган «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең Казан форумы элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итә.
Көннең икенче яртысында Агентлык җитәкчесе "Идел-Янцзы" югары уку йортлары Ассоциацияләренең VIII форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Казан федераль университетында узды.
Көн азагында тантаналы кабул итү булды.
Белешмә:
«Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне координацияләү максатларында төзелде. Беренче утырыш 2016 елда Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чебоксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянси провинциясенең Наньчан шәһәрендә узды. 2025 елда Советның бишенче утырышы Казанда узды.