Сарман районы белән «Муниципаль инвестицион сәгать»

2025 елның 30 мае, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Сарман районы катнашында утыз дүртенче «Муниципаль инвестицион сәгать» узды.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин туры эфирда районның икътисадый күрсәткечләре, аның конкурент өстенлекләре, гамәлгә ашырылган һәм агымдагы инвестиция проектлары, шулай ук бизнес өчен вакантлы урыннар турында сөйләде.

Инвестицион өлкәләр/перспективалы инвестицион проектлар:

1. Сарман аэродромы

2. Бакыр руднигы

3. "Кара-Каршы" чишмәсе

Очрашу барышында шулай ук район инвесторлары чыгыш ясады:

ЗОЛИН Марат Иванович – “Агросила” АҖ

БРУСОВАНСКИЙ Константин Олегович – “Петровский Завод” ААҖ

ЗӘЙНУЛЛИН Илдар Равил улы – “ЯН” СХППССОК

ГАРИФУЛЛИНА Рамиза Салихҗан кызы – “Кунакта” кафесы

Сарман районында «Агросила» компаниясе 4 мең сыерга исәпләнгән эре сөт комплексы төзи. Инвестицияләрнең гомуми суммасы - 4 млрд сум, ә елга 46 мең тонна сөт җитештерү планлаштырыла. Хәзер проектның беренче өлеше төгәлләнде: 92 кеше эшли инде, фермада 3 меңгә якын сыер бар, һәм сөт җитештерү план буенча бара. Ләкин икенче чиратны төзүне әлегә кредитлар буенча югары ставкалар аркасында кичектерделәр. Компания директоры урынбасары Марат Золин сүзләре буенча, бүгенгә барлык планлаштырылган акчаларның яртысы диярлек үзләштерелгән.

Шулай ук районда 220 млн сумлык кертемнәре булган заманча предприятие – «Петровский Завод» үсеш ала. Ул аена 240 тонна эчәр су җитештерә. Хәзер анда 8 кеше эшли, әмма киләчәктә 150гә кадәр эш урыны булдыру планлаштырыла. Продукцияне Белоруссиягә, Гонконгка һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә экспортларга планлаштыралар, эшлекле элемтәләр инде урнаштырылган.

Генераль директор Константин Брусованский сүзләренчә, предприятиедә модернизацияләүгә һәм яңа җиһазлар урнаштыруга шактый акча салынган инде. Хәзерге вакытта төп бурыч итеп ул денатурацияләнгән спирт җитештерүгә лицензия алуны атады. Продукция химия һәм парфюмерия сәнәгатендә, шулай ук ягулык өстәмәсе сыйфатында кулланылачак.

Илдар Зәйнуллин җитәкләгән «Ян» авыл хуҗалыгы кооперативы берьюлы берничә юнәлешне үстерә: яшелчә үстерү, кош-корт үрчетү һәм продукция эшкәртү. Җитештерү йомык цикл буенча эшли: чебиләр чыгарудан һәм ашатудан алып әзер продукция сатуга кадәр. Хәзер планнарда – инкубаторны эшләтеп җибәрү, чистарту корылмалары төзү һәм Чаллыда фирма кибете ачу.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/geopark-iz-mednyx-rudnikov-i-izbing-cto-predlozil-investoram-sarmanovskii-raion-5986333?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fsearch

Доклад текстын һәм район башлыгы презентациясен, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары публикацияләре мониторингын безнең сайтта карагыз: https://tida.tatarstan.ru/munitsipalniy-chas-s-rayonami-respubliki-tatarstan.htm

Трансляциянең тайм-кодларын аның астындагы шәрехләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International