Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) мәгариф министры Сара Әл Әмири ханым белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Ул Казанда мәгариф министрларының "Киләчәкне формалаштырып" III Халыкара форумы чаралары кысаларында узды.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визитлары инде традициягә әверелде. Ул Татарстанның ел саен инвестицион форумда, шулай ук IDEX халыкара корал күргәзмәсендә катнашуын аерым билгеләп үтте. БГӘ делегацияләре ел саен KazanForum халыкара икътисадый форумында катнаша.
Талия Миңнуллина: "Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - Россиянең мөһим сәүдә һәм инвестицион партнеры. Соңгы 5 елда илләр арасында товар әйләнеше 3 тапкырга диярлек арткан. Хезмәтләр белән сәүдә әйләнеше товар әйләнеше күрсәткеченнән 5 тапкырга арткан. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бер-берсенә нигездә транспорт, туристлык һәм финанс хезмәтләре күрсәтә. Бу хакта Россия һәм БГӘ арасында сәнәгать һәм сәүдә кооперациясен үстерүдә инвестицион хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган сессия барышында белдерделәр. Очрашу «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумының «кырларында» Россия – Әмирлек эшлекле советы утырышы кысаларында узды. Безнең илләр арасында тотрыклы рәвештә үзара инвестицияләр агымы үсә. Соңгы елларда үзара тупланган инвестицияләр күләме дистәләгән тапкыр артты. Әмирлекләр Россиягә инвестор илләр арасында 3 нче урынны алып тора. Шул ук вакытта Әмирлек инвестицияләренең төп өлеше эшкәртү производстволарына, транспорт өлкәсенә, логистикага, сәүдә һәм сервис хезмәтләренә туры килә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшләүче Россия компанияләре саны 3,5 меңгә җитте.
Бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр бар. Мәсәлән, нефть-газ химиясе, машина төзелеше, логистика, медицина, төзелеш, фән һәм мәгариф һәм әлбәттә инде инвестицияләр өлкәсендә! KazanForum кысаларында Агентлыкка Дубай инвестиция фонды вәкиле килде".