Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Квебек провинциясе (Канада) вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм Квебек Икътисади үсеш, инновацияләр һәм читкә чыгару министрлыгы вәкилләре катнаштылар.
Кунакларга Татарстанның инвестицион мөмкинлекләр һәм “СМАРТ Сити Казан” инвестицион мәйданы турында мәгълүмат тәгъдим ителде. Канада провинциясе делегациясе, шулай ук, сәнәгать мәйданнары һәм парклары буенча мәгълүмат белән таныштылар.
Делегация визитының максаты Татарстанның сәүдә-икътисади, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән танышу булып тора, шулар арасында, кунаклар республиканың авиа һәм машина төзелеше өлкәләре белән кызыксындылар.
Очрашу кысаларында яклар Татарстан Республикасына инвестицияләгән һәм үзенең җитештерүен ачкан компанияләр тәҗрибәсе буенча уртаклаштылар. Алар арасында Ford Sollers, Rockwool, Siemens һәм башка компанияләр турында сәйләнде. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, шулай ук, 3М халыкара компаниясе заводы төзелеше башлап җибәрүе турында билгеләделәр.
Очрашу нәтиҗәсендә ике як алдагы сөйләшүләргә һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карау өчен мәгълүмат белән аралашу турында килештеләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте