Бүген ТР ИҮАда инвестицион проектлар бүлеге башлыгы Эльвира Шәйхетдинов «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом Җитештерү Системасы» АҖ кураторы Наталья Дубровская белән берлектә «Үтәли инвестицион агым» проекты буенча киңәшмә узды. Бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга әзерлек этабында озатып баруга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Сөйләшүләр үзәгендә - эре инвесторларны җәлеп итү өчен процессларны оптимальләштерү.
Төп инвестицион проектларны гамәлгә ашыру срокларын карадылар. Документлар белән тәэмин итү тәртибе, бизнес-план эшләү, эре инвесторлар үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра торган нигездә генпланнарны бәяләү критерийлары. Шулай ук планнар төзүдә хаталар һәм аларны хәл итү ысуллары турында сөйләштеләр.
Планнарны дәүләт хакимияте органнарына тапшыру тәртибен һәм аларны карау срокларын карадылар.
Проектның максаты - инвестиция проектлары белән идарә итүгә якын килүне системалаштыру, бу аларны уңышлы эшләтеп җибәрү өчен бик мөһим.