Мастер-план эшли

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Әлмәттә Әлмәт агломерациясенең социаль-икътисадый һәм пространство үсеше мастер-планын эшләүнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча стратегик сессия узды. Мастер-план озак вакытлы перспективаны — 2050 елга кадәр колачлый. Чарада ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов катнашты.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова: "Агломерация төзү - аның нигезендә партнерлык, үзара ярдәмләшү һәм ресурсларны берләштерү яткан тотрыклы киләчәккә юл. Уртак тырышлык белән без бербөтен үсеш системасын формалаштыра һәм икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра алачакбыз".

Туристлык инфраструктурасын үстерү мастер-планның перспектив юнәлешләренең берсе булды. Туристлык инфраструктурасының төп объектлары арасында: «Бакир» шифаханәсе, «Карабаш диңгезе» Карабаш сусаклагычы базасындагы рекреацион зона проекты. Гомумән алганда, агломерациядә 9 шифаханә, 44 кунакханә, 38 база һәм ял йорты, шулай ук 1 тау чаңгысы комплексы бар.

Мастер-планны эшләүнең беренче этабын төгәлләү башлангыч мәгълүматларны җыюны һәм анализлауны үз эченә ала. Стратегик сессия кысаларында катнашучылар якынча нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр һәм алдагы этап адымнарын билгеләделәр.

ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина: "Әлмәт агломерациясен үстерү -Татарстан Республикасы өчен стратегик өстенлек. Стратегияне эшләү чорында ТР ИҮА территориядә инвестиция өлкәсен үстерүгә бәйле тәкъдимнәр кертте, шул исәптән: Әлмәт агломерациясенең икътисадый яктан алга киткән һәм артта калган районнарын күрсәтеп, икътисадый эшчәнлек субъектларын планлаштырып, урнаштыру турында мәгълүматлы структура эшләүне дә кертеп. Шулай ук тармак ягыннан яңа объектлар барлыкка килүгә анализ ясарга, аның нигезендә хосусый капитал җәлеп итү буенча тәкъдим чыгарырга".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International