Россиянең 38 төбәгеннән 300дән артык катнашучы Татарстан Республикасында муниципаль инвестиция форумында булды

2024 елның 25 мае, шимбә

Иннополистагы муниципаль форумда Россиянең иң яшь шәһәре мэры аларга бөтен Россиядән айтишникларның ни өчен килүен, ә Кубань девелоперы Татарстанга ни өчен шулкадәр акча кертүен аңлатты.

2024 елның 23-25 маенда Татарстан Республикасында муниципаль инвестицион форум узды, анда тармакта стандартлар үсеше, уңышлы тәҗрибәләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Форумны пленар утырыш ачып җибәрде, аның көн тәртибе: муниципаль инвестицион вәкаләтле вәкилләр институтын үстерү исәбенә муниципаль берәмлекләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, төп трендларны анализлау һәм «муниципаль инвестицион стандартны» популярлаштыру, муниципаль инвестицион вәкаләтле вәкилләрнең роле.

Модератор булып «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе» башкарма директоры Хөсәеншин Рафаэль Равил улы чыгыш ясады.

Сәламләү сүзен Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Керефов Морат Анатольевич җиткерде.

Спикерлар: Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Миңнуллина Талия Илгиз кызы, Иннополис шәһәре мэры Шагалеев Руслан Ринат улы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкиле, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге, капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру департаменты директоры урынбасары Старовойтов Дмитрий Павлович, «Мәскәү өлкәсенең инвестицион үсеш агентлыгы» АНО җитәкчесе Гадзауов Феликс Руслан улы һәм башкалар.

Талия Миңнуллина республиканың иң эре шәһәрләре һәм районнары турында сөйләде: кем нәрсәсе белән бай һәм потенциаль инвесторларны җәлеп итә ала, шулай ук районнарга инвесторларны җәлеп итү турындагы киңәшләре белән уртаклашты.

Шулай ук Татарстан Республикасы районнары башлыклары һәм бизнес бергәлекләре катнашында «Муниципаль дәрәҗәдә инвесторлар белән эшләү системасын төзү. Муниципалитетларны һәм шәһәр мохитен үстерүнең уңышлы практикалары, Россия Федерациясе муниципалитетларында масштаблаштыруга мөмкин булган карарлар» эшлекле сессиясе узды.

Форум мәйданчыгында ИҮАМА тренинг үзәгенең мастер-класслары узды, катнашучыларны эшкуарлык инициативаларын ачыклау һәм озату, муниципаль инвестицион профиль формалаштыру өчен муниципаль акселерация программаларына өйрәттеләр.

Форум турындагы яңалыкларны чара сайтында күзәтегез: https://muninvest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International