Татарстан - тотрыклы үсеш территориясе

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

23 июльдә Талия Миңнуллина югары дәрәҗәдәге Сәяси форумда БМО РАС ярдәмендә Татарстанның тотрыклы үсеш максатларына туры килүе турында доклад тәкъдим итәчәк.

Форумны оештыручылар - БМОга ярдәм итүнең Россия ассоциациясе һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы.

Яңа күзәтү Повестка-2030ны гамәлгә ашыруда төбәкнең актуаль казанышларын чагылдыра. Ул БМО РАСның «Россия регионнары һәм БМОның тотрыклы үсеш максатлары» программасы кысаларында әзерләнгән.

Бу күзәтүнең икенче басмасы; беренчесе 2019 елда БМОның Женевадагы бүлегендә аның директоры Татьяна Валова катнашында, шулай ук 2020 елда БМОның Нью-Йорктагы штаб-квартирасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш белән очрашуы кысаларында тәкъдим ителде.

una.ru/news/443/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International