Бүген ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов һәм инвестпроектларга экспертиза бүлеге башлыгы Эльвира Шәйхетдинова "Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге" индустриаль (сәнәгать) паркын киләчәктә үстерү буенча онлайн-очрашу уздырдылар.
Инвестордан килешүне 15 елга озайту тәкъдиме, шулай ук инвестиция проектын киңәйтү өчен өстәмә җир кишәрлекләре алуны сорау килде. Исегезгә төшерәбез, ЗТМЛҮ Россиядә төп йөк хабларының берсе булырга планлаштыра. Причал диварының тирәнлеге 9 метр тәшкил итә, бу «елга – диңгез» классы судноларын кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук причалның озынлыгы да уникаль – 2,5 км. Территориядә 7,7 км тимер юл салынган, алар Россия тимер юлларына тоташкан. Компания фаразлары буенча, 2027 елга кадәр төяп җибәрү күләме 1 млн тоннага кадәр үсәргә тиеш.
Кичә Агентлыкның проект офисы «Татнефть» компаниясенең социомәдәни юнәлештәге эре инвестицион проектының финмоделен яхшырту турында фикер алышты.
Фото М. Захаров "Татар-информ", проект турында сылтама буенча укыгыз