Швейцариядә Татарстан Республикасының машина кластеры презентацияләнде

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Цюрих (Швейцария) шәһәрендә Россиянең машина секторы үсешенә багышланган семинар үтте. Семинарда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Бу елның июнендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырган “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерүинвестицион семинары үтте. Семинарда катнашкан Швейцария компанияләре вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен Швейцариядә Россиянең машина секторы үсешенә багышланган семинарда катнашырга чакырдылар.

Цюрихта Линар Якупов Россиянең машина секторы үсешенә багышланган презентациядә катнашты һәм Татарстан Республикасының машина төзелеше өлкәсенең инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең чыгышында Татарстан территориясендә машина өлкәсендә эшли торган чит ил компанияләренең үсеше турында белдерде.

Семинарда, шулай ук, Швейцариядән Россиягә машина детальләрен китерү мөмкинлеге каралды. Кайбер чыгышлар Россиянең икътисады һәм Россия машина җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләренә багышланды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International