«"Зур Идел" Мега-паркы» проекты
ТР ИҮА проект блогы хезмәткәрләре «"Зур Идел" Мега-паркы» инвестицион проекты буенча юл картасын эшләү кысаларында чараларны (һәм аларны гамәлгә ашыру срокларын) килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә ТР Төзелеш министрлыгында узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, «ТР пространстволы планлаштыру институты» ДБУ, "Ядран-строй" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
🔹 Лаеш районындагы сервис үзәге проекты
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында 23 июльдә ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапуновның «ДСК Велес» ҖЧҖ һәм Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелеге белән эшлекле очрашуы булды. Очрашу барышында Лаеш районы территориясендә махсуслаштырылган төзелеш техникасын ремонтлау буенча күп функцияле сервис үзәген оештыру буенча инвестиция проекты турында фикер алыштылар.
"Югары Ослан" сәнәгать паркын төзү проекты
ТР ИҮА проект блогы хезмәткәрләре ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Электрон коммерция шәһәре» ИК ҖЧҖ инвесторы, потенциаль резидентлар һәм Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин белән киңәшмәдә катнаштылар. Проект җитәкчесе концепцияне, макетны һәм резидентлар исемлеген тәкъдим итте (якынча 10 компания, бер өлеше алдан килешүләр белән). Өч резидент үз продукциясен тәкъдим итте. Җир кишәрлегендә җитештерү-склад билгеләнешендәге объектларны алга таба күбесенчә кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага бирү планлаштырыла.