«ДОМ.РФ» АҖ 2030 елга кадәр кимендә 1000 ММО канәгатьләнерлек хәлгә китерү максатларында мәдәни мирас объектларын торгызуга юнәлдерелгән чараларның киң комплексын гамәлгә ашыра. Инвесторларны җәлеп итү һәм озата бару, шулай ук ММОларын торгызу мониторингы максатларында объектлар мәгълүмат ресурсы – наследие.дом.рф платформасында урнаштырыла. Хәзерге вакытта платформада Россия Федерациясенең 73 субъекты территориясендә урнашкан 1000нән артык ММО турында мәгълүмат урнаштырылган.
ММОларының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру максатларында торышы канәгатьләнерлек булмаган ММОларын саклап калу проектларын ташламалы кредитлау программасы гамәлгә ашырыла. "ДОМ.РФ" АҖ программа операторы буларак кредиторларга процент ставкасының базар шартларыннан түбәнрәк төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган алынмаган керемнәрне каплый.
Программа торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектларын торгызу проектлары инвесторларына ярдәм итүгә һәм аларны заманча файдалану өчен җайлаштыруга юнәлдерелгән. Программаның җентекле шартларын карточкаларда карагыз.
ММОларын торгызучы инвесторлар өчен кредитлар буенча ташламалы ставка күләме Россия Федерациясенең барлык субъектларында еллык 9% тәшкил итә.
Хәзерге вакытта программаны гамәлгә ашыруда 6 кредитор катнаша: банк “ДОМ.РФ” АҖ, “Сбербанк” ГАҖ, “ВТБ” банкы (ПАО), “Альфа-Банк”АҖ, “ВЭБ.РФ” Дәүләт Үсеш Корпорациясе, “Совкомбанк” ГАҖ. Киметелгән процент ставкасы буенча кредит алу өчен күрсәтелгән банкларның бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ташламалы кредитны гавами милекнең теләсә кайсы төреннән (федераль, региональ, муниципаль) инвестор арендалый яисә сатып ала торган ММОларын торгызу максатларында алырга мөмкин. Шул ук вакытта программаны гамәлгә ашыру башланганчы инвесторга тапшырылган ММОларга ташламалы кредит бирү (28.11.2024) ММО саклау эшләрен башкаруга билгеләнгән тәртиптә ММОларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлкәсендә вәкаләтле орган тарафыннан килештерелгән проект документациясе булганда гына мөмкин.