Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Электрон коммерция шәһәре» идарәче компаниясе ҖЧҖ ТР Инвестиция советының 2023 елның 20 мартындагы карары нигезендә инвестицион килешү төзеделәр.
Килешүнең предметы булып «Югары Ослан муниципаль районында «Югары Ослан» сәнәгать (индустриаль) паркын төзү» масштаблы инвестицион проектын гамәлгә ашыру тора.
Проектны гамәлгә ашыру оешма инвестицияләре исәбенә 5 елдан да артмаган вакыт эчендә сәнәгать (индустриаль) паркы төзүне һәм түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:
- гомуми мәйданлы ике җитештерү-склад бинасы төзү - 14 688 кв. м;
- Россия Федерациясе субъектларының сәүдә-транспорт элемтәләрен киңәйтү;
- регионга инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру;
- сәнәгать (индустриаль) паркы территориясендә җитештерү компанияләрен урнаштыру өчен нәтиҗәле инфраструктура булдыру;
- сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә заманча производстволар урнаштыру, Югары Ослан муниципаль районында җитештерелә торган продукция өлешен арттыру;
- яңа эш урыннары булдыру һәм регион халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү;
- урта һәм кече бизнесны үстерү;
- бюджетка салым керемнәре арту, тулаем эчке продукт үсеше.