Алабуганың инвестицион сөйкемлелеге: “Изумруд яры, порт һәм кластерлы үсеш үзәге”

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Алабуга муниципаль районында инвестицион өлкәдә эшли торган дәүләт органнары эшчәнлеген карадылар.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында Алабугага 22 ноябрь көнне килде. Эш визиты программасына район җитəкчелеге, муниципаль дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, Алабуганың инвестицион проектлар белән танышу һәм ИПД “Алабуга” (“Алабуга” сәнәгать мәйданы территориясендә инвестицион программалар буенча дирекция) территориясендә урнашкан җитештерү мәйданнарын карау керә. Министрлар Кабинеты карары буенча Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ИПД “Алабуга”ның оештыручы функцияләрен башкара.

Алабуга районында тормышка ашырыла торган инвестицион проектлар турында район җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зульфия Сунгатуллина сөйләде. Туризм өлкәсе иң приоритетлы үсеш юнәлешләренең берсе булып тора – Алабугага ел саен 100 мең турист килә дип билгеләнде. Мәсәлән, Кама Аланы үзәге белән Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында “Кама Аланы” Туризм һәм сәламәтлек паркы” муниципальара проекты тормышка ашырыла. 103 мең гектардан 3,7 мең га (3,5%) Алабуга районы чикләрендә урнашкан.

Проект буенча Алабуга районында урнашкан Свиногорье авылында туристлар өчен комлекс төзелеше планлаштырыла. Шулай ук яңа юллар төзеләчәк.

Алабуга районының төп проектлары – “Алабуга” технопаркы” үсеш кластеры үзәген һәм “Изумруд яры” туризм һәм сәламәтлек паркын булдыру. Ике проект дәүләт-шәхси партнерлык шартларында томышка ашырылачак.

“Изумруд яры” проектын тормышка ашыру кысаларында елга порты, причал, көймә станциясен, яхт-клуб, балык тоту һәм  аучылык урыннарын төзү, Кама һәм Тойма елгалары ярларын яхшырту булдырылачак.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, шулай ук, ААҖ “Аммоний” йөкләрен бушату өчен причал төзелеше барган мәйданын карадылар. Киләчәктә причал тулы сыйфатлы йөк портына әйләнә алачак.

“Алабуга” технопаркы”нда инфраструктура, хезмәт, фән һәм тикшеренү модульләре, күрсәтү, җитештерү мәйданнары һәм эш үзәге төзеләчәк. Технопаркның кластерлы үзәгенең бер элементы булып “Үсеш” муниципаль җитештерү мәйданы булып тора. Бу мәйданда машина компонентларын җитештерүе белән шөгелләнгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен инвестицион мәйдан булдырылачак. Бүгенге көнгә мәйданда ҖЧҖ “Тимер”, ҖЧҖ “Аком” һәм ҖЧҖ “Квалитет” компанияләре эшли.

ИПД “Алабуга” директоры белән ТР ИҮА вәкилләре инвестицион программалар буенча дирекция территориясендә инвестицион эшчәнлек субъектларының җитештерү мәйданнарын карадылар. ТР ИҮА делегациясе ҖЧҖ “ТИС”, ААҖ “ПО ЕлАЗ” һәм “МТЗ-ЕлАЗ” мәйданнарында булдылар.

Яклар эш юнәлешләрен, яңа резидентларын мавыктыру һәм инвестицион программалар дирекциясенең яңа низамы буенча сорауларын карадылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International