Сбербанк Татарстанда халыкара компанияләр өчен International Desk бүлеген ачты

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

“Татарстан банкы” Россия Сбербанкының яңа бүлеге республика территориясендә төрле проектлары өстендә эшли торган чит ил компанияләренә хезмәт күрсәтүгә юнәлгән.

International Desk бүлеген ачу чарасында “Россия Сбербанкы” Идарә итү рәисе урынбасары Сергей Горьков, Россия Сбербанкының Идел-Вятка банкы рәисе урынбасары, “Татарстан банкы” бүлеге башлыгы Рушан Сахбиев, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм кайбер Төркия компанияләре башлыклары катнаштылар.

Роберт Галиуллин сүзләре буенча, Татарстан республикасында 1,4 мең чит ил компанияләре эшли, алардан 568 100%лы чит ил капиталы белән.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин Төркия һәм Россия Федерациясе арасында тышкы сәүдә әйләнеше 35 млрд доллар, Татарстан белән 930 млн. доллар тәшкил итүе турында сөйләде.

МИЗ “Алабуга” территориясендә хәзерге көнгә ҖЧҖ «Джошкуноз-Алабуга», ҖЧҖ  «Хаят Кимья», ЯАҖ «Аутомотив Гласс Альянс Рус», «Sisecam», ҖЧҖ  «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» Төркия компанияләре эшли дип билгеләнде.

Сергей Горьков банкның яңа бүлеге турында сөйләгәндәАстана шәһәрендә “Астана-Стамбул. Хезмәттәшлекне үстерү” Казахстан-Төркия бизнес форумы кысаларында International Desk презетациясе үтте”. Хәзерге вакытта ID  офислары Астана һәм Алматы шәһәрләрендә эшли. Яңа офисның беренче клиентлары Төркия компанияләре булып торды. Офисны ачу Казанда ноябрьдә үткән Россия-Төркия форумы кысаларында булды.

Стамбулда (Төркия), шулай ук, Сбербанкның филиалы – DenizBank эшли. Сергей Горьков сүзләре буенча, Россия Сбербанкы үз алдында яңа бизнес-модель булдыру максатын куя. Аның буенча банк төрле илләрдә урнашкан бизнесменнарга ярдәм итә алачак. Елның азагына кадәр Сбербанк Мәскәүдә һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә International Desk офисларын ачырга планлаштыра. 2014 елда планда Санкт-Петербург, Киев һәм Босния тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International